31 нче гыйнвар көнне 10 номерлы “Миләшкәй” балалар бакчасында Татарстан Республикасы Менделеев районының балалар бакчаларына йөрүчеләр арасында “Гаилә талантлары -2017” исемле район фестиваль- конкурсы булып узды. Чараны “Һәрвакыт булсын кояш !” исемле әдәби-музыкаль композиция ачып җибәрде. Фестиваль – конкурс “Гаиләнең визит карточкасы”, “ Хыяллар тормышка аша”, “ Безнең гаиләнең яраткан ашамлыгы”, “Мине аңла”, “Безнең гаилә талантлары” дип аталган 5 этаптан уздырылды. Конкурсны матбугат хезмәткәрләре катнашында укытучылардан торган жюри бәяләде.
Конкурс йомгаклары буенча “ Яңалыкка омтылучы гаилә ” номинациясендә – Климовлар гаиләсе (МБДОУ № 8), “ Иҗади гаилә” номинациясендә – Климовлар гаиләсе (МБДОУ № 12), “Иң тату гаилә” номинациясендә – Гыймадеевлар гаиләсе (МБДОУ № 10), “Беренчеләрдән- беренче гаилә ” номинациясендә – Йосыповлар гаиләсе (МБДОУ № 7) җиңү яулады. Барлык катнашучыларга да жюри әгъзалары, килгән кунаклар һәм 10 номерлы “Миләшкәй” балалар бакчасыннан (спонсор- Миндубаев К.Н ) истәлекле призлар һәм бүләкләр тапшырылды. Алена һәм Рөстәм Йосыповлар уллары Никита белән әйбәтләрнең дә әйбәте булдылар.
Жюри катнашучыларның иҗади әзерлекләренә, талантларына, артистлыкларына югары бәя бирде һәм шушындый чараларның гаилә гореф-гадәтләрен популярлаштыруда зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
Чараны өлкән тәрбияче Абрамова Э.Ф. һәм музыкаль җитәкче Гәрәева С. А. Алып бардылар.