ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

2017нче елның 6 февралендә Әлмәт шәһәре һәм район активы катнашуында ГХАТ Идарәсе эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды. ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова “2016нчы елда Әлмәт муниципаль районда гражданлык халәтне теркәү эшчәнлеге һәм 2017нче елга максатлар” темасына доклад белән чыгыш ясады.

2017 елның 6 февралендә Түбән Кама муниципаль районының гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсенең төп залында чираттагы "Гаилә тәрбиясе әлифбасы” дәресе узды. Әлеге дәрескә Никахлашу Сараена 1 нче һәм 2  мәктәпләрнең 5 нче сыйныф укучылары килде.

2017 елның 6 февралендә Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина шәһәр җитәкчеләре киңәшмәсендә чыгыш ясады.  Докладның темасы “Түбән Кама муниципаль районының 2016 елда гаилә-демографик хәленең төп күрсәткечләре” иде.


5
февраль, 2017 ел
якшәмбе

Зәй шәһәрендә яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Геннадий Самигуллович Халиуллин үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте Юбилярларны котлауда шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев һәм ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин катнаштылар. Алар Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


4
февраль, 2017 ел
шимбә

Бөтен Мамадыш шәһәре буйлап, ярты гасыр буе бергә гомер иткән юбилярларны хөрмәтләү бара. Халыкта бу тантаналы вакыйганы “ алтын туй” дип атыйлар. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов ярдәме белән алтын юбилярларны хөрмәтләү яхшы гореф-годәткә кереп бара.
Иң грандиоз котлау Халыкара гаилә көне -15 майда көтелә. ГХАТ булеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге секретарьләре белән берлектә, юбилярлар турында мәгълүмат җыялар. Аларны елдагыча тантаналы рәвештә  котлау көтелә.


3
февраль, 2017 ел
җомга

     3 нчы февраль көнне Тәтеш районы Пенсия фонды идарәсенең конференц залында Пенсия фонды идарәсе коллективының, 2016 нчы ел нәтиҗәләре һәм 2017 нче елга төп бурычлар буенча, отчет җыелышы булып узды. Чакырылучылар арасында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Е.Г Курков, районның прокурор ярдәмчесе, Тәтеш районы суд приставлары хезмәте бүлеге башкаручысы, “Авангард” газетасы редакторы, ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова һәм Кама Тамагы почтамты начальнигы да бар иде.

           Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб тора. Акцияның максаты- төзәлми торган авыру балаларга ярдәм күрсәтү – Татарстан Республикасы балалар хосписы пациентларына ярдәм итү.            .

    Озакламый бөтен дөнья гашыйкларына багышланган – Изге Вәли көне килеп җитә. Ул 14 февраль көнне билгеләп үтелә. Бүгенге көндә күп россиялеләрне  алентин көне үзенен дөньяви ягы белән җәлеп итә: бүләкләр, чәчәкләр, гашыйкларның бер-берен яратуларын белдерүе.

      2017 елның 1 февраль Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 45 Чаллы гаиләсе алды.

     Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе башлыгы Э.Р.Фаттахов  котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.

Яшүсмерләрне, икенче төрле әйтсәк, яшьлек чорына кереп баручы егет-кызларны кеше тормышындагы рухи кыйммәтләр, гомер баскычлары, гаилә хәленә әзерләү, парлы тормыш коруда истә тотыла торган мөһим төшенчәләр белән таныштырдылар. “Гаилә дәресен” ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International