Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе җитәкчесенең "Эшлекле дүшәмбе"киңәшмәсендәге чыгышы

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

2017 елның 6 февралендә Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина шәһәр җитәкчеләре киңәшмәсендә чыгыш ясады.  Докладның темасы “Түбән Кама муниципаль районының 2016 елда гаилә-демографик хәленең төп күрсәткечләре” иде.

Бэлла Махотина, узган елда 3 875 сабый туганы, аерылышучылар саны 6% кимегәне һәм 1 074 акт тәшкил иткәне, 1729 пар үзеләренең гаилә берлеген имзалары белән беркетүе турында сөйләде. Яңа парлар барлыкка килү 2015 елның күрсәткечләре  белән чагыштырганда 17,5% азрак булган.

“Әйтергә кирәк, никах теркәү тенденциясе кимү, кәбисә елда гел күзәтелә. Әлеге 2016 нчы ел шулай ук булды, - дип әйтте Бэлла Махотина.

Әмма никах теркәүнең кимү тенденциясе инде 2013 нче елда ук башланган. Мондый регрессны социаль-икътисадый, психологик факторлар белән бәйләргә була. Шулай ук әлеге хәл, 90-нчы елларда туган балалар никах теркәү яшенә җитүе белән аңлатыла, чөнки ул балалар үзлзре дә "демографик чокыр" выкытында дөньяга килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International