2017 елның 6 февралендә Түбән Кама муниципаль районының гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсенең төп залында чираттагы "Гаилә тәрбиясе әлифбасы” дәресе узды. Әлеге дәрескә Никахлашу Сараена 1 нче һәм 2 мәктәпләрнең 5 нче сыйныф укучылары килде.
ГХАТ Идарәсе белгече Лилия Галиахметова укучыларга ГХАТ Идарәсе органнары эше, гражданлык хәле актларының төп төрләре турында сөйләде. Балалар, зур кызыксыну белән, бер гасыр элек язылган актлар китапларын карадылар, гаилә законнары, гаиләнең кеше тормышында әһәмияте турында сөйләштеләр.
Очрашу ахырында укучылар гаилә һәм никах темасына викторинада катнаштылар, туганлык мөнәсәбәтләре темасына кроссворд чиштеләр.