Шәһәр планеркасында ГХАТ Идарәсе эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

2017нче елның 6 февралендә Әлмәт шәһәре һәм район активы катнашуында ГХАТ Идарәсе эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды. ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова “2016нчы елда Әлмәт муниципаль районда гражданлык халәтне теркәү эшчәнлеге һәм 2017нче елга максатлар” темасына доклад белән чыгыш ясады.

2016нчы ел нәтиҗәләре буенча 8 меңгә якын гражданлык халәтне теркәү актлары төзелде (әлеге күрсәткеч 2015 нче елга караганда 8% кимрәк), 15 меңгә якын башка юридик документлар теркәлде. Ведомствоара эшчәнлеге кысаларында, 8,5 мең соралган мәгълүмат адресатларына җибәрелде.

2016нчы елда туу турында 3162 акт теркәлде. Бу 2015нче елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 3,2%(106 балага) кимрәк. Әлеге күрсәткеч кимүенә карамастан, Әлмәт районы Казан, Яр Чаллы, Тукай районыннан соң, туу буенча 1000 кешелек халыкка югары күрсәткеч бирүче район булып кала. Шулай ук соңгы дүрт ел эчендә беренче бала туу күрсәткече 8% кимеде.

Соңгы ун ел эчендә баладан баш тарту күрсәткече дә кимеде. 2005нче елда бала тудыру йортында 14 баладан баш тартсалар, узган елны бер бала ятим булып калды.

Әлмәт районында алтынчы ел рәттән туу теркәү актлары үлем теркәү актларына карый күбрәк.

2016нчы елда 1365 пар никахын теркәде. Бу күрсәткеч 16% ка кимрәк. Өйләнешергә теләүчеләр саны өченче ел рәттән кими. Әлеге тенденция бөтен Россия буенча саклана.

Шулай ук никах теркәргә теләүчеләрнең яше олыгая. Ир-атлар да, хатын-кызлар да гаилә тормышын 25-34 яшьтә башлау яклы.

Өченче ел рәттән аерылышучылар саны кими. Район башлыгы Айрат Хайруллин төп максат итеп гаилә институтын ныгытуны билгеләде. Әлеге максатның төп критериясе – психолог белән эш итү. Авыр ситуациядә калган гаиләләргә әлеге психологик ярдәм урынлы булыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International