3 нчы февраль көнне Тәтеш районы Пенсия фонды идарәсенең конференц залында Пенсия фонды идарәсе коллективының, 2016 нчы ел нәтиҗәләре һәм 2017 нче елга төп бурычлар буенча, отчет җыелышы булып узды. Чакырылучылар арасында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Е.Г Курков, районның прокурор ярдәмчесе, Тәтеш районы суд приставлары хезмәте бүлеге башкаручысы, “Авангард” газетасы редакторы, ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова һәм Кама Тамагы почтамты начальнигы да бар иде.
Доклад белән Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Большакова чыгыш ясады.Ул үзенең докладында идарәнең һәрбер юнәлеше буенча эш нәтиҗәләре белән кыска һәм аңлаешлы итеп таныштырды.