ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Психолог белән бушлай дәрес тиздән ир белән хатын булачак парлар өчен уза.

Җыелыш барышында демографик ситуацияга анлиз ясалды. Үз-үзләренә кул салучыларга һәм эчүчеләргә, юл травмаларына карата профилактиканы көчәйтү турында карар кабул ителде. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару пропагандаланды.

    2017 нче елның 07 февралендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 3 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар.

2017 елның 7 февралендә Түбән Камада инде традицион булган зона туры "Ел Хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" бәйгесе  узды. Әлеге чараны Түбән Кама муниципаль районының  Мәдәният Идарәсе һәм ГХАТ Идарәсе оештырган.

Баулы шәһәрендә яшәүче Бөек ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шәмсия Шәгәли кызы Гәрәева гомер буе колхоз кырларында эшли,  ветеранның гомуми стажы 49 ел тәшкил итә. Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә,  ул "тыл Хезмәтчәне" һәм "хезмәт Ветераны" исеменә ия.

Шушы көннәрдә Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән сугыш һәм хезмәт ветераннары котлау алды. Юбилярлар арасында Захарова Валентина Афанасьевна, Колесникова Таисия Николаевна, Костылева Евдокия Ивановналар бар иде. Котлауларда Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина, аппарат җитәкчесе Н.Л.Шакирова, ветераннар Советы рәисе М.С.Хүҗин катнашты.Юбилярлар исеменә җылы котлау сүзләре һәм матур җырлар яңгырады.


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Баулы шәһәрендә  яшәүче Идиятуллиннар гаиләсе  “алтын” туйларын билгеләп үтте. Рауф Зайнуллович   һәм Любовь Григорьевна уртак тормыш юлын бер-берсенә таяныч, ышаныч булып, бер-берсен саклап, хөрмәт итеп үтәләр. Идиятуллиннар матур хезмәт юлы үткәннәр,  ике бала тәрбияләп үстергәннәр, 5 оныклары бар.

Бер-береңне яратып, хөрмәт итеп икең бергә озын гомер кичерү –үзе зур бәхет. Мамадыш районында  шундый гаиләләрнең әз  булмавы куандыра.

Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә 2016 елда сабыйлар тууы теркәлүе нәтиҗәләре буенча анализ ясалды.

Гадәттәгечә, Түбән Кама муниципаль районың ГХАТ Идарәсе яшь әти-әниләр яңа туган сабыйларга нинди исем куюлары буенча рейтинг төзиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International