Хезмәт ветеранының 90 яшьлек юбилее

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Баулы шәһәрендә яшәүче Бөек ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шәмсия Шәгәли кызы Гәрәева гомер буе колхоз кырларында эшли,  ветеранның гомуми стажы 49 ел тәшкил итә. Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә,  ул "тыл Хезмәтчәне" һәм "хезмәт Ветераны" исеменә ия.

Шәмсия Шәгәли кызы 4 бала тәрбияләп үстерә, 8 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

Район башлыгы урынбасары Р. Г. Хәмидуллин ветеранны җылы тәбрикләде һәм юбилярга Россия Президенты В. В. Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International