2017 елның 7 нче февраль көнне Мамадыш район үзәк хастаханәсендә 2016 елның нәтиҗәләре буенча җыелыш уздырылды

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Җыелыш барышында демографик ситуацияга анлиз ясалды. Үз-үзләренә кул салучыларга һәм эчүчеләргә, юл травмаларына карата профилактиканы көчәйтү турында карар кабул ителде. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару пропагандаланды. Авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча сүз кузгатылды.
      Шулай ук, яңа туган баланы бала тудыру йортыннан чыкканчы һәм үлгән кешене 3 көн дәвамында теркәү кирәклеге турында сүз алып барылды.   

     Җыелышта Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International