“Казан” гаилә Үзәгендә “Бәхетле гаилә мәктәбе” дәресләре узды.

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Психолог белән бушлай дәрес тиздән ир белән хатын булачак парлар өчен уза.

 

Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә КЦСО “Доверие” психологы катнашында булачак парлар өчен “Бәхетле гаилә мәктәбе” дәресе узды. Психолог Наталья Панкратова никахка керергә әзерләнүче  парларга мәхәббәт һәм хисләрнең җиде этабы, һәр яшь пар нинди авыр чорлар узуы, һәм кыенлыкларны ничек җиңәргә кирәклеге турында сөйләде.

 

Дәресләрдән соң кияүләр һәм кәләшләр гаилә Үзәге хезмәткәрләренә кызыксындырган сорауларын бирделәр, шулай ук тантаналы никах теркәү залларын карадылар.

Психолог белән дәрес бушлай һәм барлык теләүчеләр өчен үткәрелә! Һәр сишәмбе 10.00 сәгатьтә сезне шушы мавыктыргыч тренингта көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International