Кече Елга авыл җирлегенең отчет сессиясендә район башлыгы М.П.Афанасьев белән авыл җирлеге башлыгы бергә 55 ел торган юбиляр гаиләне котладылар. Тантаналы төстә юбилярларга акчалата бүләк, рәхмәт хаты тапшырылды.
Бу көн кунелләр матурлыкка һәм бәхеткә төренә. Алексеевск районында яшәүче Ятряковлар гаиләсе зөбәржәт туйларын билгеләп утте, алар 55 ел инде бергә исән-сау гомер кичерәләр.
Алабуга ЗАГС бүлегендә 25 гыйнварда Республика Президенты Р.Н.Минниханов исеменнән котлау папкалары тапшырылды. Бу көнне барлыгы 16 гаилә тәбрикләү сүзләре язылган папкаларга ия булды.
2017 елның 8 февралендә Алабуга районы һәм шәһәре Пенсия фондында узган киңәшмәдә “2016 елның нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары турында мәсьәләләр каралды. Алабуга ЗАГС бүлеге җитәкчесе дә бу киңәшмәдә катнашты.
Алабуга ЗАГС бүлегендә 2017 елда туган беренче игезәк балалар тууы теркәлде. Илдар белән Илнар – Шәриповлар гаиләсендә беренче балалар. Гаиләгә шатлык алып килгән игезәкләргә саулык телибез.
Баулы районының авыллары яшь буынга үрнәк булырлык матур гаиләләргә бай. Покров Урустамак авылында яшәүче Балашовлар гаиләсе шуларның берсе. Сергей Иван улы һәм Зинаида Алексей кызы 60 ел бергә кулга-кул тотынып, бер-берсен җылытып, саклап тормыш юлыннан баралар. Мәхәббәт һәм хөрмәткә нигезләнгән гаиләдә искиткеч акыллы балалар тәрбияләнгән, юбилярларның 6 оныклары бар, 2 оныкчыклары үсеп килә.
Күптән килгән традицияләр буенча, 2017 елның 7 февраль аенда, Буа ГХАТ бүлегендә 10 сыйныф укычылары белән очрашу-әнгәмә булды. Алар ГХАТ бүлегендә язылышу турындагы актлар белән таныштылар. Балалар шулай ук башка милләт халыклары белән язылышу туранда кызыксындылар.
07 февраль көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Әти - әни бәләкәчләргә Германн һәм Рудольф дигән исемнәр бирделәр.
2017 елның 1 нән 31нче гыйнварына кадәр Мамадыш ГХАТ булегендә 33 туу очрагы теркәлгән һәм 60 кеше вафат булган. Малайлар кызларга караганда күбрәк дөньяга килгән,23 кә 10 исәбендә. 11 бала әниләре өчен беренче бала,16сы – икенче, 3се - өченче һәм тагын 3 бала – дүртенче.
2017 елның 7 февралендә Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 6 гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бүгенге бәйрәм чарасын ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия Фонды Идарәсе вәкилләре белән берлектә оештырдылар.