9 нчы февраль көнне Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең тантаналы залында ГХАТ бүлегенең 2016 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буенча киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Макаров К. Г., Башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Искәндәров Р. Р., районның авыл башкарма комитетлары сәркатипләре, Менделеевск үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Бахматова О. А., күмү йолаларын башкару буеча хезмәт күрсәтү оешмасы директоры Тогулев И. Н., мәчет хезмәткәре һәм матбугат хезмәткәре катнашты.
Бүгенге көндә Алабуга картлар йортында яшәп ятучы Роңиннар гаиләсе 60 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтте. Бу көнне билгеләп үтүне Олҗга Иванова матурлык салоннынан башлады. Тантананы исә ЗАГС хезмәткәрләре, “Забавушка” фольклор коллективы матурлар оештырганнар иде.
Чираттагы очрашуга шәһәребезнең 4 нче урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары килде. Монда гаилә байлыгы, андагы мөнәсәбәтләр һәм гаилә корыр алдыннан зур әзерлек кирәклеге турында әйтелде. Бүлек белгече Юнысова Светлана Анатолий кызы укучыларны гражданлык хәле актлар теркәүнең тарихы белән, димографик күрсәткечләр белән таныштырды. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар һәм инде очрашу азагында кунаклар тантаналар уздырыла торган бүлмәләргә үтте.
2016 елның 9 февралендә Алабуганың ЗАГС булегендә бәләкәй кызга Николь исеме кушылды. Бәләкәй кызчык Коноваловлар гаиләсендә озак көтелгән беренче бала. Аларга исәнлек-саулык һәм гаилә бәхете телибез.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бриллиант туйларын билгеләп үтүче парның тантаналы бәйрәме узды. Василий Михайлович белән Александра Васильевна Ангеловлар законлы никахта 60 ел гомер иткәннәр. Кадерле юбилярларга ныклы сәламәтлек, якыннарының мәхәббәтендә, күңел җылысында озын-озык яшәргә язсын!
Төп доклад белән Россия Пенсия фондының ТР Мамадыш районы буенча идарәсе Шамил Хәсәнов чыгыш ясады. Ул узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләде.
Бу көнне икенче һәм өченче балалары туган гаиләләр сертификат алды. Тантаналы чарада Кукмара районы пенсия фонды бүлекчәсенең җитәкчесе Тохбатуллин Марсил Габделфәрт улы катнашты. Ул тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырды, гаилә тулылану белән котлады, нык сәламәтлек, уңышлар, мул тормыш теләде.
8 февраль көнне Филатов Анна Сергеевнаны 95 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, Кирельск авыл җирлеге башлыгы Валентина Лазарева котлады.
10 нчы сыйныф укучылары катнашты.
Лаеш районы Столбище авыл җирлегендә халык җыены узды. Сессиядә Лаеш муниципаль районының башлыгы Михаил Афанасьев, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнаштылар. Сессия тәмамланганда шулай ук озак еллар бергә гомер кичергән гаилә парларын билгеләп үттеләр. Болар 60 ел бергә бәхетле гомер кичергән Зайцевлкар гаиләсе Степан Федорович һәм Нина Афанасьевна. Юбилярларга истәлекле бүләкләр, грамоталар тапшырылды.