2017 нче елның 8 нче февралендә Мамадыш районы буенча Пенсия фондының 2016нчы ел йомгакларына багышланган киңәшмәсендә узды

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

      Төп доклад белән Россия Пенсия фондының ТР Мамадыш районы буенча идарәсе Шамил Хәсәнов чыгыш ясады. Ул узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләде. 
      Район башлыгы Анатолий Иванов һәм “Россия пенсионерлары союзы“ оешмасының ТР буенча идарәсе рәисе Любовь Мишина чыгышлары вакытында коллективның эш күрсәткечләрен югары бәяләделәр.
     Киңәшмәдә  шулай ук районның социаль яклау бүлеге , мәшгульлек үзәге ГХАТ бүлеге вәкилләре , оешма җитәкчеләре  катнашты.

    Соңыннан коллективның бер төркем хезмәт алдынгыларына Мактау кәгазьләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International