Азнакай муниципаль районының "Өмет" исемле социаль-тернәкләндерү үзәгендә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дигән зур бәйрәм чарасы оештырылды.
2017 елның 10 февраль көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең педагогик көллияте укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр. Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәнлеге турында белешмәләр бирделәр.
10 февраль көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды. Пенсия идарәсе начальныгы И.А.Большакова 7 анага дөрес куллану теләге белән сертификатлар тапшырды.
9 февраль көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 19 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
Бүген Дөбъяз авылында гомер итүче Синбикә Сабир кызы Гайнуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны матур бәйрәме белән котларга Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рания Гайнетдинова, Дөбъяз җирле үзидарә башлыгы Әсхәт Низамов килде. Юбилярга озын гомер, сәламәтлек теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
8 февраль көнне Лельвиж авылында гомер кичерүче Платонов Петр Кондратий улына 90 яшь тулды. Сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, юбиляр бүгенге көндә дәваханәнең терапия бүлегендә үзенең сәламәтлеген ныгыта. Район башлыгы Сергей Димитриев ветеранны туган көне белән тәбрикләп, аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, Лельвиж җирлеге башлыгы Рәис Хөсәенов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, ГХАТ җитәкчесе Зөлфия Латыпова да туган көн иясенә үзләренең котлауларын ирештерделәр
ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 60 нче мәктәпнең укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.
Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәклеге турында белешмәләр бирделәр.
2017 елда бөтен ил ГХАТ бүлегенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте үтәчәк. Әлбәттә, бу истәлекле дата! Шушы вакыт эчендә ЗАГС җәмгыятебезнең аерылгысыз өлешенә әйләнде. 100 ел эчендә туучы һәм өйләнешүчеләр бер буынгына булмады. Әлеге шатлыклы вакыйгаларны ЗАГС хезмәткәрләре теркәде. Ә элек ГХАТ идарәсеннән башка кешеләр ничек яшәгән икән? Бу сорауга җавап табыр өчен, "Без тарихта эзлебез...." рубрикасын башлыйк.
2017-нчы елның 9-че февралендә Гагарин исемендәге мәдәният йортында Актүбә бистәсенең совет һәм башкарма комитетының еллык эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды. Анда тантаналы рәвештә, Актүбә бистәсендә, 2017 елда беренче булып дөньяга килгән бала Шиһапова Зилия Альберт кызын котладылар.
2017 нчы елның 9 нчы февраль көнендә Саба муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2017 нче елның беренче игезәкләре теркәлде.
Байлар Сабасы бистәсеннән Шәвәлиев Ранис һәм Гөлфияләр гаиләсендә 2017 нче елның 6 нчы февраль көнендә сөенечле вакыйга -игезәк малайлар Ранил һәи Раил якты дөньяга аваз салдылар.
Игез балалар туу еш күзәтелми, ике бер төрле сабый- ул табигатьнең бер могҗизасыдыр. Әлбәттә әти-әниләр икеләтә бәхетле. Сабыйларның сау-сәламәт, бәхетле, озын гомерле булып үсүләрен теләп калабыз!