10 февраль көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды. Пенсия идарәсе начальныгы И.А.Большакова 7 анага дөрес куллану теләге белән сертификатлар тапшырды.
Гаиләдә икенче балалары туучы гаилә, кызлары София, туу турында таныклык алды. ЗАГС бүлеге начальныгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиуллов котлавын укыды hәм ата – аналарга бала туу белән бәйле бүләк тапшырды. "Автоградбанк" өстәмә офисы начальныгы И.В.Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенерлар тапшырды.