Актүбә бистәсендә 2017 елның беренче булып туган баласы

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

2017-нчы елның 9-че февралендә Гагарин исемендәге мәдәният йортында Актүбә бистәсенең совет һәм башкарма комитетының еллык эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды. Анда тантаналы рәвештә, Актүбә бистәсендә, 2017 елда  беренче булып дөньяга килгән бала Шиһапова Зилия Альберт кызын котладылар.  Район башлыгы  Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин  һәм бистә башлыгы   Роза Алмас кызы Галеева ата-анасына баланың беренче документын, чәчәк бәйләме  һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International