Арча муниципаль районында «Авылым күрке — яшь гаилә» дигән яңа бәйге старт алды. Авылларда яшәүче 35 яшькә кадәрге гаиләләр ярышып осталыкларын, булганлыкларын, тырышлыкларын күрсәтәчәк. Бәйгене уздыруның төп максатлары: халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлау, гореф-гадәтләрен пропагандалау; яшь гаиләләрнең күркәм сыйфатлары аркылы, халкыбызның рухи-мәдәни кыйммәтләрен күрсәтү; гаиләләрнең җәмгыятьтәге ролен ассызыклау, гаилә иминлеге, балаларына дөрес тәрбия бирү юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу.
Әтнә муниципаль районы Комыргуҗа авылында яшәүче Ваһапова Мөршидә Минһаҗ кызына 11 февраль көнне 90 яшь тулды. Ваһапова Мөршидә озак еллар укытучы булып эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Комыргуҗа авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Мөршидә Ваһапованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әтнә муниципаль районы Әйшияз авылында яшәүче Хисмәтуллина Фатыйма Сәхибулла кызына 11 февраль көнне 95 яшь тулды. Хисмәтуллина Фатыйма озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Күәм авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Фатыйма Хисмәтуллинаның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2017 елның 11 февралендә йөзенче бала тууын теркәделәр.
Яңа туган кызның әти- әнисе Виктор һәм Александра Граненковлар ЗАГС бүлегеннән төсле открыткалар һәм сабыйга кечкенә бүләк алдылар. Валентина әлеге гаиләнең икенче баласы, ә Чистай районында исә ул йөзенче бала булып туды.
Улларын алар Рамир дип атадылар, борынгы славян теленнән тәрҗемә иткәндә Рамир (яки тулы исеме Радамир) – “дөньяга куанучы” дигәнне аңлата.
Сабый чагында Рамир хәрәкәтчән, аны бер урында гына тотып тору бик кыен, кызыксынучан.
Район үзәк китапханәсене хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең югары сыйныф укучылары өчен гаять тә үзенчәлекле чара үткәрделәр. Яшүсмерләрне, икенче төрле әйтсәк, яшьлек чорына кереп баручы егет-кызларны кеше тормышындагы рухи кыйммәтләр, гомер баскычлары, гаилә хәленә әзерләү, парлы тормыш коруда истә тотыла торган мөһим төшенчәләр белән таныштырдылар.
Шәһәр спартакиадасы кысаларында, чаңгы ярышлары Танайка урманында үтте. Катнашучыларны район башлыгы Геннадий Емельянов сәламләде, ул киләсе елда биредә модульле чаңгы базасы булдырылачагын әйтте. Җиңүчеләргә бүләкне дә ул тапшырды. Финишка беренчеләрдән булып Геннадий Бачков килде. Иң яшь чаңгычы 7 яшьлек Самира Абдуллина һәм иң өлкән яшьтәге 73 яшьлек Альберт Асханов махсус кубок һәм бүләкләргә лаек булды.
2017 елның 11 февралендә никахлашу Сараенда «Булачак гаилә мәктәпбе «Юнона» проекты кысаларында дәрес үткәрелде. Әлеге проект Түбән Кама муниципаль районың ГХАТ Идарәсе һәм психологик-педагогик үзәк "Эйдос" белән бергә эшләнгән.
2017 нче елнын 10 нче февраль көнендә Саба муниципаль районы Лесхоз поселогында яшәүче Ибраһимова Хәтимә Рахимулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Хәтимә әбине тәбрикләргә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин, якыннары, туганнары килгән иде. Алар Хәтимә әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр хәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
2017 елның 10 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яңа 2017 елның ике йөзенче пары язылышты – Александр һәм Ольга Ларинлар.
Аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!