Әтнә муниципаль районы Әйшияз авылында яшәүче Хисмәтуллина Фатыйма Сәхибулла кызына 11 февраль көнне 95 яшь тулды. Хисмәтуллина Фатыйма озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Күәм авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Фатыйма Хисмәтуллинаның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.