Ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия чарасында 3 меңнән артык алабугалы катнашты

2017 елның 11 феврале, шимбә

Шәһәр спартакиадасы кысаларында, чаңгы ярышлары Танайка урманында үтте. Катнашучыларны район башлыгы Геннадий Емельянов сәламләде, ул киләсе елда биредә модульле чаңгы базасы булдырылачагын әйтте. Җиңүчеләргә бүләкне дә ул тапшырды. Финишка беренчеләрдән булып  Геннадий Бачков килде. Иң яшь чаңгычы 7 яшьлек Самира Абдуллина һәм иң өлкән яшьтәге 73 яшьлек Альберт Асханов махсус кубок һәм бүләкләргә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International