2017 нче елнын 10 нче февраль көнендә Саба муниципаль районы Лесхоз поселогында яшәүче Ибраһимова Хәтимә Рахимулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Хәтимә әбине тәбрикләргә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин, якыннары, туганнары килгән иде. Алар Хәтимә әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр хәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.