Авылым күрке – яшь гаилә

2017 елның 12 феврале, якшәмбе

Арча муниципаль районында «Авылым күрке — яшь гаилә» дигән яңа бәйге старт алды. Авылларда яшәүче 35 яшькә кадәрге гаиләләр ярышып осталыкларын, булганлыкларын, тырышлыкларын күрсәтәчәк. Бәйгене уздыруның төп максатлары: халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлау, гореф-гадәтләрен пропагандалау; яшь гаиләләрнең күркәм сыйфатлары аркылы, халкыбызның рухи-мәдәни кыйммәтләрен күрсәтү; гаиләләрнең җәмгыятьтәге ролен ассызыклау, гаилә иминлеге, балаларына дөрес тәрбия бирү юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу.

Орнашбашта узган беренче “Авылым күрке – яшь гаилә” район бәйгесендә Югары Атыдан Зөһрә һәм Алмаз Габдрахмановлар, Орнашбаштан Филсинә һәм Айдар Хәсәновлар (ике пар да Утар Аты авыл җирлегеннән), Кылачыдан Зөһрә һәм Илфар Мөхәммәтгалиевлар (Урта Аты авыл җирлегеннән), Наласадан Чулпан һәм Рөстәм Сабировлар (Наласа авыл җирлегеннән) катнашты. Яшь парлар берсеннән–берсе кызыклы дүрт номинациядә “көч” сынашты. Бу көнне Габдрахмановлар гаиләсе иң күп балл җыйды.

Икенче көнне Урта Курса авыл җирлегендә Рәмис һәм Ләйсән Гарифуллиннар гаиләсе иң күп балл җыйды.

– Авыл ул эшли дә, җырлый да белә, дип яшь гаиләләр өчен бәйге оештырдык, – диде район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов үз чыгышында. – Бар икән бит шундый күркәм яшь гаиләләр. Авыл җирендә гөрләтеп яшәп яталар. Бергә эшләгәндә җимеше дә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International