Әтнә муниципаль районы Комыргуҗа авылында яшәүче Ваһапова Мөршидә Минһаҗ кызына 11 февраль көнне 90 яшь тулды. Ваһапова Мөршидә озак еллар укытучы булып эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Комыргуҗа авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Мөршидә Ваһапованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.