2017 елда бөтен ил ГХАТ бүлегенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте үтәчәк. Әлбәттә, бу истәлекле дата! Шушы вакыт эчендә ЗАГС җәмгыятебезнең аерылгысыз өлешенә әйләнде. 100 ел эчендә туучы һәм өйләнешүчеләр бер буынгына булмады. Әлеге шатлыклы вакыйгаларны ЗАГС хезмәткәрләре теркәде. Ә элек ГХАТ идарәсеннән башка кешеләр ничек яшәгән икән? Бу сорауга җавап табыр өчен, "Без тарихта эзлебез...." рубрикасын башлыйк.
Әлмәт районы ГХАТ Идарәсен һәм граждан хәле актларын теркәү тарихын берләштерүче кеше – ул Кәлимуллин Рамил Самигулла улы (кызганыч, 2016 елның җәендә Рамил әфәнде вафат булды). Рамил әфәнде гомер буе Әлмәт шәһәрендә яшәгән. Сиксән яшен уздырган пенсионер-нефтьче җәмгыять тормышында актив катнашкан. Төрле хәйрия, тирә-юньне яшелләндерү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, МАССАКҮЛӘМ мәгълүмат чаралары да Рамил әфәндесез үтми.
Гомумән алганда, ул Әлмәт районы, шәһәре, аның кешеләре турында мәгълүмат туплый торган булган. Аны чын мәгънәсендә “аяклы тарих китабы” дип атарга була. Олы яшьтә булуга карамастан (туган көне 01.01.1932 ел!), аның хәтере искиткеч булган. ГХАТ Идарәсе архив хезмәткәрләре еш кына аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Эш шунда ки, революциягә кадәр, аннан соң да, тагын 10 елдан артык гражданлык хәле актларын теркәү гарәп телендә алып барылган. Гарәп графикасын яхшы белүче Рамил Самигулла улы барлык теләүчеләргә гарәп теле буенча дәресләр дә биргән.
Рамил абый тормыш иптәше Илгизә Мөхәмәтҗан кызы белән 46 ел яшәп бергә гомер итәләр. Алар бер кыз һәм ул үстерәләр.
Кәлимуллин Рамил Самигулла улы кебек шат күңелле, чиксез тормыш энергияле һәм күтәренке рухлы, туган як тарихында эз калдыручы кешеләр тагы да күбрәк булсын иде..