Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бриллиант туйларын билгеләп үтүче парның тантаналы бәйрәме узды. Василий Михайлович белән Александра Васильевна Ангеловлар законлы никахта 60 ел гомер иткәннәр. Кадерле юбилярларга ныклы сәламәтлек, якыннарының мәхәббәтендә, күңел җылысында озын-озык яшәргә язсын!