ГХАТ бүлегенең 2016 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буенча киңәшмә

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

9 нчы февраль көнне Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты  ГХАТ бүлегенең тантаналы залында  ГХАТ бүлегенең  2016 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буенча киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары Макаров К. Г., Башкарма комитет эшләре  белән идарә итүче Искәндәров Р. Р., районның авыл башкарма комитетлары сәркатипләре, Менделеевск үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Бахматова О. А., күмү йолаларын башкару буеча хезмәт күрсәтү оешмасы директоры Тогулев И. Н., мәчет хезмәткәре һәм матбугат  хезмәткәре катнашты.

 Кинәшмәдә ГХАТ бүлегенең элекке җитәкчесе Козырева Ф. В. 2016 нчы ел эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2017 нче елга куелган максатлар белән таныштырды.  Шулай ук Монай авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Сазонова Л. Т. чыгыш  ясады. Киңәшмәдә   ГХАТ бүлеге эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Ахырда Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары Макаров К. Г. ГХАТ бүлегенең яңа җитәкчесе белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International