Балашовлар гаиләсенең Бриллиант туе

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Баулы районының авыллары  яшь буынга үрнәк булырлык матур гаиләләргә бай. Покров Урустамак  авылында яшәүче  Балашовлар гаиләсе  шуларның берсе. Сергей Иван улы һәм Зинаида Алексей кызы 60 ел бергә кулга-кул тотынып, бер-берсен җылытып, саклап тормыш юлыннан баралар. Мәхәббәт һәм хөрмәткә нигезләнгән гаиләдә  искиткеч акыллы  балалар тәрбияләнгән,  юбилярларның 6 оныклары бар, 2 оныкчыклары үсеп килә.

Лаеклы хезмәт юлын  узган юбилярлар намуслы хезмәтләре өчен күп төрле югары бүләкләр белән бүләкләнгәннәр. Сергей Иванович "Татарстан Республикасының Атказанган зоотехнигы"  дигән югары исем йөртә.

Баулы районы Башлыгы Р. Х. Гатиятуллин Балашовлар гаиләсен "бриллиант туйлары" белән котлады  һәм аларга Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International