Туй – ул кеше тормышында бик матур вакыйга

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Бу көн кунелләр матурлыкка һәм бәхеткә төренә. Алексеевск районында яшәүче Ятряковлар гаиләсе зөбәржәт туйларын билгеләп утте, алар 55 ел инде бергә исән-сау гомер кичерәләр.

Һәр парга да шушы матур туйга барып җитергә язмый шул. Яратып, бер-бернне сөеп яшәгәндә матур хисләрне саклап калу зур хезмәт. Родники авылында яшәуче Александр Никита улы  һәм Нина Григорий кызы суык кыш аенда узләренен матур юбилейларын билгеләп  уттеләр.

      Әтиләре фронтка китеп , әйләнеп кайтмагач,  алар тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнеп усәләр. Александр Никита улынын әнисе - Пелагея Сергей кызы  һәм Нина Григорий кызынын әнисе- - Елена Илья кызы колхозда төрле авыл хуҗалыгы эшләрендә зур хезмәт куялар. Әниләре  беркемнән дә ярдәм  кәтмичә, балаларын  үзләре аякка бастыралар.

Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң,  Александр Никита улы Зур Алан авылындагы  машина-трактор станциясенә эшкә керә. Аның хезмәт кенәгәсендә нибары бер язма – механизатор. Намус белән әшләгәнгә, хезмәттәшләре арасында зур ихтирамга лаек була. Нина Григорий кызы мәктәпне тәмамлаганнан соң фермада сыер савучы булып эшли.

Хатыны фидакарь хезмәтләре, югары күрсәткечләре әчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Гаилә  өч бала тәрбияләп устерә – Анатолий, Наталья һәм Владимир. Ачы язмыш иң кече улларын -Владимирны якты дәньядан алып китә . Әмма вакыт уза, бу бик матур парлар  әби-бабай инде хәзер .Алар оныкларына, оныкчыкларына зур терәк, ярдәмче эби-бабайлары! Ятряковлар гаиләсе бик матур пар, гаилә учагын саклап калып, шушы 55 яшьлек  юбилейны каршы алу нинди бәхет!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International