Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә туучылар саны буенча статистика

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе
Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә 2016 елда сабыйлар тууы теркәлүе нәтиҗәләре буенча анализ ясалды. 2015 ел белән чагыштырганда, 2016 елда сабыйлар тууы  1,9% кимегән. Барлыгы узган елда 3 875 бала теркәлгән, шул исәптән 54 – авыл җирлекләрендә һәм 90 бала Кама Аланында туган. Түбән Кама гаиләләрендә шулай ук игезәкләр һәм өч игез сабыйларның да тууы теркәлгән. Түбән Кама районы халкы зур гаилә дә төзергә әзер. Икенче, өченче бала булып тууычы сабыйлар саны 63% тәшкил итә. Бу сабыйлар арасында  беренче балалар саны 37%. Бәхетле гаилә үрнәкләре булып күп балалы Ефимовлар гаиләсе тора, аларның гаиләләрендә  10-нчы сабый дөньяга килгән. Дубовлар гаиләсендә 2016 елда 8 нче бала тууы теркәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International