Бер-береңне яратып, хөрмәт итеп икең бергә озын гомер кичерү –үзе зур бәхет. Мамадыш районында шундый гаиләләрнең әз булмавы куандыра.
Күптән тугел генә Көмеш Күл авыл советы җитәкчесе Илгизәр Сәләхетдин улы белән белән Мамадыш шәһәре телевидениясе 58 ел буе бергә яшәгән Зиннатуллиннар гаиләсендә кунакта булдылар.
Алар икесе дә Көмеш Күл авылында туып-үсәләр. Гаилә башлыгы Фәйзрахман Зиннәтулла улы 1935нче елгы. Шушында башлангыч мәктәп, Алгайда 7 еллыкны тәмамлый. Шуннан соң күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Аннан армия хезмәтенә алалар. Сталинград өлкәсендә хезмәт итә. Солдат киемен салуга, кабаттан туган якларына кайта ул. Тәкәнеш сельхозтехникасында 35 ел буе токарь булып эшли. Әлфинур Хәсән кызы 1936нчы елгы. Шулай ук озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән. Сыерлар сауган, бозаулар караган.
1959нчы елда Зиннәтуллиннар гаилә коралар. Аның бизәкләре һәм шатлыгы булып 4 бала дөньяга аваз сала. Олысы малай булса, калган өчесе кызлар. Алар башлы-күзле, үз гаиләләре белән гомер кичерәләр. бүгенге көндә өлкән Зиннәтуллиннарның 9 онык һәм 4 оныкчыклары бар. Яшьлекләрендә күп тырышкан, эшкә чын күңел биргән бу пар бүгенге көндә бәхетле, тыныч гомер кичерә.