Түбән Камада "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона туры бәйгесе узды

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

      2017 елның 7 февралендә Түбән Камада инде традицион булган зона туры "Ел Хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" бәйгесе  узды. Әлеге чараны Түбән Кама муниципаль районының  Мәдәният Идарәсе һәм ГХАТ Идарәсе оештырган.

     Үзләренең уникальлеген һәм индивидуаллеген төрле һөнәр вәкилләре: укытучылар, табиблар, белгечләр, эшмәкәрләр  исбат иттеләр. Һәр катнашучылар чыгыш ясадылар. Конкурсантларга ярдәмгә коллегалары, укучылары, гаиләләре килделәр.

    Ярышны жюри әгъзалары күзәтте. Быел жюри әгъзалары булып  Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы урынбасары, "Түбән Кама Хатын-кызлары"оешмасы җитәкчесе Эльвира Долотказина, «Татарстан - яңа гасыр» Сәяси советының Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, матбугат үзәге Федерациянең Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре җитәкчесе Ирина Пузакова,  "Сөембикә" журналы җитәкчесе урынбасары  Рамзия Кашапова, "Сөембикә" журналы әдәби бүлеге мөхәррире Эльмира Закирова, Түбән Кама муниципаль районының мәдәният Идарәсе башлыгы Гузель Мубаракшина, Түбән Кама "Әтиләр Ассоциациясенең " рәисе Андрей Бликин булды.

    Нәтиҗәләр буенча республика конкурсының зона турында "Ел Хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашында" 10 җиңүче билгеләнде.

    Халыкара хатын-кызлар көне алдынан Казанда финал узачак. Финалда "Татарстан Республикасының ел хатын-кызы" һәм " Татарстан Республикасының ел ир-егете” билгеләнеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International