Апаста ел башыннан беренче паспортлар тапшырылды

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

1 февраль  2017 елда Апас районы хакимиятенең зур утырышлар залында гыйнвар аенда 14 яше тулган   егет һәм кызга тәүге паспортлар тапшыру тантанасы үтте.  Бу чара балалар күңелендә бик озак сакланыр әле. Аларның шатлыгын бүлешергә әти-әниләре, якыннары да килгән иде. Кулларына шәхесне раслаучы беренче документ алган балаларның әти-әниләре, туганнары аларга үз бүләкләрен һәм чәчәкләр тапшырдылар.   Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, миграция хезмәте, яшьләр эше һәм спорт бүлеге, ЗАГС бүлеге яшьләргә иң изге теләкләрен җиткерде, киңәшләрен бирде. Чара район хакимияте, туган якны өйрәнү музее, район мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән узды.

 Бу тантананы оештыручыларга барлык әти-әниләр һәм балалары  исеменнән зур рәхмәтләрен җиткерүебезне үтенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International