Үткән гыйнвар аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 29 сабый теркәлде: 18 малай һәм 11 кыз. Иң кечкенә бала 1050, ә иң зуры – 4200 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 41 яшь.
Гыйнвар аенда иң популяр исемнәр Виктория, Никита.
Сирәк очрый торган исемнәр Тамерлан, Җәлил.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 21 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 21 ел, иң олы кияүгә – 62, каләшкә – 59 яшь.