Һәр елның февраль аенда Балтач районының үтеп киткән ел дәверендә мөселманча иң матур исемнәр кушкан имамнарны ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзе тикшереп, үзе бүләкли. Узган елда туучылар турында мәгълүматларны өйрәнеп, Җәлил хәзрәт исемлек төзегән. “Үткән ел имамнарыбыз кушкан исемнәр арасында 13 исем мәгънәсез булып чыккан.. Шулай да шәригатькә туры килмәгән исемнәр кушу очраклары кими бара. Алайса, аннан алдагы елда шундый 25 исемгә юлыктык, кәеф бик киткән иде”, – ди хәзрәт.
Бу вакыйгада шулай ук ТР Президенты Аппараты, республика Диния нәзарәте вәкилләре,Казаннан “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Рәес кызы Идрисова, Балтач районының Дәү әниләр һәм хатын-кызлар оешмалары җитәкчесе Фирая ханым Хәкимҗанова, Балтач районының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөлфирә ханым Камалова, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Ниъҗмәтҗанова да катнаштылар.
“Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова районда “Бишек туе”, Шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрелүен, хәзер Татарстаннның башка районнарында, Рәсәй төбәкләрендә дә бу тәрбияви проектларның үрнәк итеп алынуын искәртте.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе уз чиратында 2016 еллык эш нәтиҗәләре белән таныштыргач, имамнарга аерым мөрәҗәгәть итеп, кеше үлгән очракта, туганнары үлү турында таныклык алмыйча зиратка җирләргә ярамаганылыгын әйтте, чөнки үлем очрагы ФЗ нигезендә 3 көн эчендә теркәлмәсә, Пенсия фонды, социаль яклау үзәге һәм икътисад кагыйдәләрен бозуга китерүен аңлатты. 2016 елда гаилә институтын ныгыту уңаеннан, гаиләнең әһәмиятен, кыймәтләрен, гөреф-гадәтләрен үстерү, гаиләләрнең потенциалын ачуга мөмкинлекләр тудыру, актив социаль билгеленешләрен һәм яшьләр арасысында әти-әни җаваплылыгын артыруга юнәлтелгән күп төрле чаралар, конкурслар уздырылуларын әйтеп китте. “Безнең җәмгыятебезне бүген нык борчуга салган мәсьәләләрнең берсе- гаиләләрнең таркалуы.2015-2016 елларда безнең районда аерылушычылар саны бертөрле торсада,бу проблема өстендә эле эшләргә кирәк. Дәүләт тарафыннан гаиләләр аерылу проблемасына зур игътибар бирелә башлады. Гаилэлэрнен аерылуга китергэн төп сәбәпләрен белү һәм тиешле анализлар ясау өчен анкеталар булдырылды. Аерылырга дип килгән парларга аерым очрашып сөйләшүләр уткәрелә,алар белән социаль яклау үзәгендә эшләүче психологлар эшли,бу чарада Балтач үзәк мәчетендә урнашкан “Гаилә үзәгендә” эшләүче дин әһелләре дә актив катнаша”,- диде ул.
Йомгаклау сүзе Илһам Гайнетдиновка бирелде. Ул үз чиратында яшь буынны тәрбияләүдә, гаилә кыймәтләрен, милли гореф-гадәтләрне, традиөияләрне саклау һәм торгызу юнәлешендә бердәм булып эшләсәк кенә алга барыш булыр дип ассызыклады.