ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Спас районы  Болгар шәһәрендә яшәүче  Екатерина Платовага  шушы көннәрдә туксан яшь тулды.

Ветеранны юбилее белән район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре җылы котлады. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 2017 елның 27-31 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең  стационар телефоннары эшләмиячәк.

zags@tatar.ru электрон почта аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

     9 нчы май җитә башласа, безнең күз алдыбызга оныгын җитәкләгән ветеран  күз алдына килеп баса. Җиңү көнендә без тагын бер тапкыр халкыбызның бөеклегенә горурлык хисе кичерәбез һәм үзебезнең һәрвакытта да  җиңеп чыгачагыбызга ышанабыз.

Баулы районы Исергәп авылында яшәүче,  Бөек Ватан сугышында катнашучы, хезмәт ветераны  Хаҗиәхмәт Минниахметовка 90 яшь тулды.

Баулы район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина юбилярга Президент  Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.

Азнакай шәһәренең ГХАТ бүлегендә 100 бала булып Вәлиева Диләрә Азат кызы теркәлде. Тантаналы шартларда баланың ата-анасына Азат Хазип улына һәм Альбина Рәшит кызына туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Бу бәйрәмдә башкарма комитет җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, оешма коллективлары, туганнары һәм якыннары катнашты.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәр тибындагы бистәдә, алтын юбилярларны - Сагдеев Тәлгать Сөләйман улы һәм Гөлсинә Абдулаҗан кызы гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды.


26
март, 2017 ел
якшәмбе

     2017 елның 25 март көнендә Ленар-Алия Касыймовлар гаиләсе 50 ел бергә гомер кичергән  Фәрит –Кәримә Хәкимовлар һәм Әлтаф-Сания Ибрагимовлардан туй теләкләре кабул иттеләр.  Юбилярлар яшь парга бергә озак, озын, матур гомер итү серләрен чиштеләр.  “Үрнәк гаилә булып, бер-берегезне кадерләп, тулыландырып яшәгез.

Мамадыш районы Югары Сон авылында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.Районнан, тирә –як авыллардан да кунаклар күп килгән иде. Бәйрәмнең икенче өлеше мәдәният йортында узды. “Шушы яктан – шушы туфрактан без” дип исемләнгән әлеге кичә Югары Сон авылында үрнәк гаилә булып гомер кичергән Ирек абый белән Сәвия апа Гилязетдиноваларга багышланган иде. 

  2017 елның 25 март көнендә Арча районы  ЗАГС бүлегендә кунаклар булды. Орнашбаш авылыннан Фәрит һәм Кәримә Хакимовлар, Утар-Аты авылыннан Әлтаф һәм Сания Ибраһимовлар гаилә коруларына 50 ел булу уңаеннан ЗАГС бүлеген Дан китабына үзләренең имзаларын куйдылар.


25
март, 2017 ел
шимбә

10 пар билгеләп үттеләр бриллиант һәм алтын туйларын


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International