Яшь гаиләгә теләкләр

2017 елның 26 марты, якшәмбе

     2017 елның 25 март көнендә Ленар-Алия Касыймовлар гаиләсе 50 ел бергә гомер кичергән  Фәрит –Кәримә Хәкимовлар һәм Әлтаф-Сания Ибрагимовлардан туй теләкләре кабул иттеләр.  Юбилярлар яшь парга бергә озак, озын, матур гомер итү серләрен чиштеләр.  “Үрнәк гаилә булып, бер-берегезне кадерләп, тулыландырып яшәгез. Юл куеп, аңлашып яшәгәндә- тормыш шунда күңелле, матур була” — диде Фәрит абый Кәримов, ә Кәримә апа: “Тормышның үткәненә, артка борылып карамагыз. Ах, мин шулай, болай эшли алмадым, дигән үкенүләр дә булмасын. Хәзер яшьләргә сабырлык җитеп бетми. Ә тормыш иткәндә сабырлык иң кирәк сыйфат. Сабыр булыгыз”, — диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International