Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәр тибындагы бистәдә, алтын юбилярларны - Сагдеев Тәлгать Сөләйман улы һәм Гөлсинә Абдулаҗан кызы гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды.
50 ел элек ике йөрәк бер бөтен булып берләшә. Ярты гасыр элек Сагдеевлар гаиләсе үзләренең гаилә тормышы китабын язарга башлаганнар. Аның беренче өлеше – ширбә ае, икенчесе - проза бөтен булачак тормышны туплау. Аңлашыла ки, беренче бер мизгел булып узып китә, ә икенче озак һәм кайчакта җиңел генә узмый. Аларның озак тормыш юлында гел бәхетле вакыйгалар гына түгул, кыенлыкларда булган. Аларны юбилярлар уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, үзара ярдәм һәм түземлекләре булалары белән җиңгәннәр.
50 ел мәхәббәт һәм тугрылык, бәхет һәм зур хезмәт.
Тәлгать Сөләйман улы һәм Гөлсинә Абдулаҗан кызы 40 ел бер үк заводта Васильево лесокомбинатында хезмәт күрсәткәннәр. Сагдеевлар гаиләсе өч яхшы бала үстергәннәр. Өч онык үстерергә булышалар.
Юбилярларны п. г. т. Васильево башкарма комитет җитәкчесе урынбасары котлады һәм юбилярлараг рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды.