Үрнәк гаилә

2017 елның 26 марты, якшәмбе

Мамадыш районы Югары Сон авылында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.Районнан, тирә –як авыллардан да кунаклар күп килгән иде. Бәйрәмнең икенче өлеше мәдәният йортында узды. “Шушы яктан – шушы туфрактан без” дип исемләнгән әлеге кичә Югары Сон авылында үрнәк гаилә булып гомер кичергән Ирек абый белән Сәвия апа Гилязетдиноваларга багышланган иде.  Ирек Гилязетдинов күп еллар “Спартак” колхозы рәисе, ә Сәвия апа балалар бакчасы мөдире булып эшләде. Ирек абый инде арабызда юк, аңа 85 яшь булыр иде. Сәвия апага 70 яшь тулды. Аны юбилее белән котлап Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Фарвазетдин улы  истәлекле бүләк тапшырды. 15 ел яшь аермасы  булуга карамастан, бәхетле генә гомер кичергән бу гаилә яшьләргә үрнәк булырлык.

Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International