ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2017 ел
сишәмбе

Районда һәм шәһәрдә өлкән яшьтәгеләрне 90, 95, хәтта 100 яшьлек юбилейлары уңаеннан хөрмәтләүләр дәвам итте. Март аенда 13 кешене котладылар. Юбилярлар арасында бер генә ир-ат – Мохтар Сафин, ә калганнары – кыз-хатыннар иде. Барысына да РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммалары һәм район башлыгы Равил Кузюров исеменнән бүләкләр тапшырылды.

2017 елның 28 мартында Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә балаларга һәм яшьләргә  "Нур" психологик ярдәм күрсәтү үзәге психологы Э. Д. Юсупованың Әлмәт политехник техникумы 4 курс студентлары белән очрашу булып узды. 

             Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе Әлмәт политехник техникумы студентлары өчен 28 мартта ачык ишекләр көнен уздырды.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, игезәк бала тууы теркәлгән. Туган сабыйлар Виктория һәм Вадим 13 мартта Сычев Сергей Михай улы һәм Екатерина Юрий кызы гаиләсендә туганнар. Игезәкләр туу һәрвакыт могҗиза дип саналды һәм бу әлбәттә, шулай.


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 27 мартында ТР Менделеев муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ Бүлегендә өлкән пар никахлашкан. Кияүгә 77 яшь, ә кәләшкә 66 яшь. Филатов Виктор Ефимович һәм Дунаева Надежда Владимировна инде 20 ел бергә гомер иткәннәр. Виктор Ефимович таләбе буенча бу пар никахларын рәсмилләштерде.  Парны якыннары һәм туганнары котладылар.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2017 елның 27 мартында ике йөзенче бала тууын  теркәделәр.

2017 елның 27 мартында ТР Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ Бүлегендә сирәк очрый торган кыз бала исеме Аурэлиягә туу турында таныклык бирелде. Айдар Мулланурович һәм Гүзәл Расилевна Шакировлар гаиләсендә  бу кыз икенче бала.

Түбән Кама районының ГХАТ Идарәсе, Түбән Кама муниципаль районының мәгариф Идарәсе һәм мәдәният Идарәсе белән берлектә, Рәсәй Федерациясенең ГХАТ органнарына 100 ел тулуы уңаеннан,  "ГХАТ тарихы" рәсем бәйгесен игълан иттеләр.

Бу елның 27 март көнендә Лаеш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 50 бала тууы теркәлде. Әти кешегә тантаналы төстә Кукарина Анастасия Сергеевна исеменә яшь язуы hәм йомшак уенчык бүләк ителде.

Кама Тамагы муниципаль районы штп. Куйбышев Затоны җитәкчесе Николай Ефимов  һәм штп. Куйбышев Затоны җитәкче урынбасары Светлана Любавина 50 ел бергә тормыш иткән Глонин Владимир Степанович һәм Вера Петровнаны котладылар. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы исеменнән рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International