2017 елның 27 мартында ТР Менделеев муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ Бүлегендә өлкән пар никахлашкан. Кияүгә 77 яшь, ә кәләшкә 66 яшь. Филатов Виктор Ефимович һәм Дунаева Надежда Владимировна инде 20 ел бергә гомер иткәннәр. Виктор Ефимович таләбе буенча бу пар никахларын рәсмилләштерде. Парны якыннары һәм туганнары котладылар.
Пар күгәрчен кебек, бер-берегезне сөеп
Гөрләп үтсен гомер юлыгыз.
Шатлык белән бәхет юлдаш булсын,
Һәрчак шулай матур булыгыз!