Түбән Кама шәһәре һәм район мәктәп укучылары өчен, Рәсәйнең ГХАТ органнарына 100 ел тулуы уңаеннан, рәсем бәйгесе

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

         Түбән Кама районының ГХАТ Идарәсе, Түбән Кама муниципаль районының мәгариф Идарәсе һәм мәдәният Идарәсе белән берлектә, Рәсәй Федерациясенең ГХАТ органнарына 100 ел тулуы уңаеннан,  "ГХАТ тарихы" рәсем бәйгесен игълан иттеләр.

         Бәйгедә Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы урта белем бирү мәктәпләрендә белем алучы укучылар катнаша ала. Иҗади эшләр өч номинация буенча кабул ителә: "Нәрсә ул ГХАТ?", "Гаилә кайда туа?", "Түбән Кама ГХАТ эмблемасы". Бәйге 2017 елның 27 мартыннан 5 майга чаклы узачак.

         Бәйге ГХАТ органнары эшенә кызыксынуны арттыруга, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга, шулай ук Түбән Кама районы яшүсмерләрен сәнгать иҗатына җәлеп итер өчен үткәрелә. Иң яхшы эшләр Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика бәйгесендә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International