Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, игезәк бала тууы теркәлгән. Туган сабыйлар Виктория һәм Вадим 13 мартта Сычев Сергей Михай улы һәм Екатерина Юрий кызы гаиләсендә туганнар. Игезәкләр туу һәрвакыт могҗиза дип саналды һәм бу әлбәттә, шулай. Чөнки кайчан туа бер бала, ата-аналар кичерәләр зур шатлык, әгәр берьюлы ике туа икән, хисләр икеләтә күтәрелә һәм бу уңай хисләр барлык кешеләргә дә тапшырыла.
Яшел Үзән районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре балаларның беренче документларын— туу турында таныклыкларын тапшырдылар. Кая аның исеме – ул аның белән горурланырга тиеш, фамилиясе – бабаларыбыз истәлеге, аның балаларга бүләге, туган урыны – аның Ватаны, әти-әнисе исеме – аңа тормыш бүләк иткн кешеләр. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исмеменнән котлау хатын тапшырдылар. Без чын күңелдән бу гаиләне сабыйлары тууы белән котлыйбыз! Игелек, тынычлык һәм бәхет сезнең гаиләгә! Бәхетле булыгыз!