2017 елның 28 мартында Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә балаларга һәм яшьләргә "Нур" психологик ярдәм күрсәтү үзәге психологы Э. Д. Юсупованың Әлмәт политехник техникумы 4 курс студентлары белән очрашу булып узды. Очрашуның максаты - гаилә турында җаваплы караш формалаштыру, сәламәт балалар тудыруда күзаллаулар факторларын булдыру. Укучылар үзләренең гаилә бәхете турында күзаллаулары белән уртаклаштылар һәм шул рәттән, гаилә иминлеген саклап калуда, бик күп нәтиҗәле мәгълүмат алдылар.