Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе Әлмәт политехник техникумы студентлары өчен 28 мартта ачык ишекләр көнен уздырды.
Ачык ишекләр көнендә студентлар өчен ГХАТ идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде, кунаклар өчен экскурсия үткәрелде. ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре актлар төзү нигезе турында бәян итте. Студентлар өчен архив кабинеты аеруча кызыклы булды. Анда алар тарихи китаплар, 70нче, 80нче елларда төзелгән һәм бүгенге актларны кызыксынып карадылар. Студентларга Россия ГХАТ Идарәсе барлыкка килү тарихын сөйләделәр. Сүз уңаеннан, быел ГХАТ Идарәсе барлыкка килүенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Студентлар шуны белде: тормыштагы төп вакыйгаларның барысы да – кеше тууыннан алып соңгы көннәренә кадәр характерлый торган гражданлык халәтләр ГХАТ органнарында теркәлә. Әлеге документларны теркәү дәүләт өчен дә, җәмгыять өчен дә мөһим һәм алар аерым гражданнарның мәнфәгатьләренә турыдан-туры кагыла.