Алтын туй

2017 елның 26 марты, якшәмбе

  2017 елның 25 март көнендә Арча районы  ЗАГС бүлегендә кунаклар булды. Орнашбаш авылыннан Фәрит һәм Кәримә Хакимовлар, Утар-Аты авылыннан Әлтаф һәм Сания Ибраһимовлар гаилә коруларына 50 ел булу уңаеннан ЗАГС бүлеген Дан китабына үзләренең имзаларын куйдылар.  “Кияү белән кәләшне” шулай ук Утар-Аты авыл җирлеге җитәкчесе Хәкимҗанов Ә.Г. котлап бүләкләр тапшырды. 

   Илле ел бергә тату гомер кичергән юбилярлар  балаларының үзләренә булган ихтирамына сөенеп туя алмаса, балалары гайләдә туганлык җепләренең ныклыгын саклап торучы әти-әниләренең исәнлекләренә шөкер итеп яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International