9 нчы май җитә башласа, безнең күз алдыбызга оныгын җитәкләгән ветеран күз алдына килеп баса. Җиңү көнендә без тагын бер тапкыр халкыбызның бөеклегенә горурлык хисе кичерәбез һәм үзебезнең һәрвакытта да җиңеп чыгачагыбызга ышанабыз.
Шундый зур бәйрәмгә әзерлек йөзеннән Мамадыш администрациясе залында җыелыш узды. Аны аппарат җитәкчесе Вәзир Фәизов алып барды. Бар бүлек тә йөкләмә алды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина шушы бәйрәм йөзеннән юбиляр гаиләләр исемлеген, эш планы белән таныштырды. 12 нче майда бу ветераннар кабат бергә очрашачаклар. Юбиляр гаиләләрне район Башлыгы Анатолий Иванов котлаячак.
ГХАТ органнарының 100 еллыгына багышлап район гәҗите битләрендә ветеран гаиләләр турында рубрика да ачылды.