Баулы районы Исергәп авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышында катнашучы, хезмәт ветераны Хаҗиәхмәт Минниахметовка 90 яшь тулды.
Баулы район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина юбилярга Президент Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Шулай ук котлауларга Исергәп авылы җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин да кушылды.
Хаҗиәхмәт Минниәхмәт улы Исергәп авылында туып үскән. Ул "Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән. Күп еллар туган колхозында электрогазосварщик булып эшли, бүгенге көнгә кадәр сварка белән шөгыльләнә —үзе коймалар ясый.
Хатыны Латыфа апа белән 60 елдан артык бергә яшәгәннәр, балалар тәрбияләгәннәр. Кызганычка каршы, ул елга якын элек вафат буган. Хәзер юбилярның биш оныгы һәм алты оныкчыгы бар.
Хаҗиәхмәт ага тик утырырга яратмый. Ул балыкка йөри, бакчасында бик теләп эшли, газета-журналлар күп укый, мәчеткә йөри.