2017 елның 25 март көнендә, Арча шәһәре ЗАГС бүлегендә Хәбибуллиннар гаиләсенең энҗе туйлары расланды. Илдус Гиззатовичка, гаилә башлыгы буларак, “Энҗе туй” таныклыгы, истәлекле бүләк тапшырылды. Үрнәк гаилә буларак, алар үзләренең мәхәббәт тарихын, бәхетле гаилә серләрен башкаларга да сөйләде.
Сарман районы Иске Кәшер авылында яшәүче Мингаҗетдинова Рокыя Солтангали кызы үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тыл һәм хезмәт ветераны Рокыя апа Сарман районы Бикәсаз авылында туа. Яшьлек чоры дәһшәтле сугыш чорына туры килә. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.
24 март көнне Сарман районы Җәлил поселогында яшәүче Мөхетдинова Фәүзия Махмурахман кызын 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы урынбасары һәм Җәлил поселогы җитәкчеләре тәбрикләделәр. Ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлекле бүләген тапшырдылар, фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдереп, ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле гомер теләделәр.
2017 нче елның 24 мартында Әгерҗе ЗАГС бүлегендә унбер гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гыйльметдинова Р.Р., Пенсия фонды идарәсе начальнигы, мәдәният хезмәткәрләре, банк вәкиле катнашты. Әти-әниләр җылы кабул иткәннәре, ихтибарга алганнары өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Баулы ГХАТ бүлегендә районның 10 яшь егет һәм кызына тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Баулы районы Башлыгы Рамил Хакимулла улы Гатиятуллин яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләде һәм паспортлар тапшырды.
Тукай районы ГХАТ бүлеге тантаналы рәвештә паспорт тапшыруда катнашты. Районнын 14 баласына Россия Федерациясе гражданының паспортлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тантанада Казан шэһэреннән килгэн кунаклар чыгыш ясады.
Аны әлеге бәйрәме белән районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе, Теләче авыл җирлеге башлыгы, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе тәбрикләделәр һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар.
Вәракия әби чордашларының яшьлекләре бик авыр вакытларга туры килгән.
24 март көнне Лениногорск шәһәре хәрби эшләр комиссариатында хәрби хисап һәм гражданнарны барлау темасы буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Монда комиссариат җитәкчесе Мисбахов Рөстәм Шамил улы белән ГХАТ бүлеге, Миграцон служба, пожар бүлеге вәкилләре катнашты. Запаста торучы гражданнарны броньга алуның төп максаты булып мобилизация һәм сугыш вакытында барлык җитәкчеләрне, белгечләрне, югары квалификацияле эшчеләрне һәм запаста торучыларны төрле организациягә ныгытылулары, аларны вакытлы һәм рациональ рәвештә Россия Федерациясенең хәрби көчләре арасында урнаштыру тора.
24 март көнне Ютазы районында “ Бердәм Россия” партиясының урындагы бүлеге бушлай юридик хезмәт күрсәтү йөзеннән халык кабул итү көне уздыра.Ул чарада район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнаша.
Биектау районы Кече Битаман авылында яшәүче Рәшидә Фәттахова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге күркәм юбилее белән котларга район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы, үзенең балалары, оныклары, туганнары, күршеләре килгән иде. Башкарма комитеты урынбасары Ринат Сабирҗанов Рәшидә апага котлавлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бүгенгә көндә Рәшидә апа иң якын кешеләре кайгыртуында яши.