2017 елның 25 март көнендә, Арча шәһәре ЗАГС бүлегендә Хәбибуллиннар гаиләсенең энҗе туйлары расланды. Илдус Гиззатовичка, гаилә башлыгы буларак, “Энҗе туй” таныклыгы, истәлекле бүләк тапшырылды. Үрнәк гаилә буларак, алар үзләренең мәхәббәт тарихын, бәхетле гаилә серләрен башкаларга да сөйләде.
Юбилярлар тырыш хезмәләре, гади булулары белән зур ихтирамга лаек, үз үрнәкләрендә улларын да шунный ук тырыш, эш сөючән, кешелекле итеп тәрбияләгәннәр. Хәзерге көндә Илдус абый белән Сөмбелә апа уллары Илназ, киленнәре Гөлназ өчен кадерле әти-әти, оныклары Илина өчен яраткан әби-бабай.