ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

 “Ак җилкән“ таныштыру, кавыштыру клубының чираттагы утырышы 23 мартта Зур Күккүз мәдәният йортында узды. Биредә Әҗем, Әлмәндәр, Борнаш, Барыш, Кече Күккүз, Чурибураш, Идрәз, Йомралы авылының яшьләре, насыйп ярын табарга өлгермәгән егет-кызлары катнашты.

 Мамадыш муниципаль  районында 2017 нче елгы алтын  Һәм бриллиант юбилярларны  билгеләп үтү өчен зур әзерлек бара. Бу бәйрәмдә район башлыгы Анатолий Иванов катнашачак.

 Бу бәйрәмне оештыру эшләре сораулары буенча бүген администрация залында  ГХАТ, социаль  яклау, культура, мәгариф  бүлеге,  музей, библиотека , редакция җитәкчеләре катнашында җыелыш узды.  Бөтен эшләр бүленде.


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 22 мартында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Никахлашу йортына караган территорияне чистарту буенча чәршәмбе өмәсе үткәрделәр.

30 мартта Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы мәктәпләре укучылары өчен,  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган, "буыннар бәйләнеше" арт-проекты башланып китте.

22 март көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның икенче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Руслан һәм Венера Дубровиннар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти - әни бәләкәчләргә Георгий һәм Богдан дигән исемнәр бирделәр. 

Инде 3 ел рәттән ГХАТ Идарәсендә Туй күргәзмәсе - туй ярминкәсе уздырыла. Туйга әзерләнүче барлык яшь парларга әлеге грандиоз тамаша зур бәйрәм һәм шул ук вакытта ярдәмче дә булды.

    Зәй муниципаль районында 100 нче бала тууы теркәлде. Ул  2017 нче елның 16 март көнне Зәй шәһәрендә туган Петров Артём Айрат улы. Артём әтисе Айрат Ринат улының һәм әнисе Виктория Виктор кызының икенче баласы. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Артёмнын әтисен котлап  баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.  


21
март, 2017 ел
сишәмбе

    21 март көнне Ютазы районы Иске Каразирек авылында яшәүче Мусаллия Шарифулла кызы Закирова гомеренең  туксанынчы язын каршы алды. Ул буген матур котлау сүзләре һәм бүләкләр кабул итте. Юбилярны котларга аның балалары, күп санлы  туганнары, күршеләре һәм  авыл җирлеге хезмәткәрләре дә килде.

    2017 елның 21нче мартында Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе Мөслим районы Иске Сәет авылында гомер итүче Нәгыймова Әлфия Әмир кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады.

21 мартта Алабуга халкы яз бәйрәме – Нәүрүзне билгеләп үтте. Бу бәйрәм һәр гаиләгә яңарыш, шатлык алып килә. Нәүрүз көнчыгыш халыклары – әзербайҗан, албаклар, төркмәннәр, таҗик, казахларның яраткан бәйрәме. Бәйрәмдә көнчыгыш халыклары кухнясы ризыклары белән сыйландылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International