Мөслим районында 90 яшьлек юбилей

2017 елның 21 марты, сишәмбе

    2017 елның 21нче мартында Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе Мөслим районы Иске Сәет авылында гомер итүче Нәгыймова Әлфия Әмир кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады.

    Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Әлфия ханымга саулык- сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International